Сабыйлар өчен СНИЛС
Яңа туган сабыйны ЗАГС органнарында теркәгәннән соң мәгълүматлар РПФга автомат рәвештә күчә, анда балага СНИЛС рәсмиләштерәләр һәм белдерү хаты әнисенең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.
(Тәтеш, 27 август, “Тәтеш таңнары”).
– Баланың СНИЛС турындагы мәгълүматлары әнисенә, аның шәхси профилендә күрсәтелгән анкета мәгълүматлары ЗАГС органнарыннан РПФга килгән мәгълүматлар белән тәңгәл килә, дигән шарт белән кабул ителә. Шуңа күрә фамилияне алыштырганда бу мәгълүматларны порталда да яңартырга киңәш ителә. Әгәр сабыйның әнисе дәүләт хезмәтләрендә теркәлмәгән булса, балага СНИЛС рәсмиләштерү өчен РПФның клиентлар хезмәтенә яки күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен СНИЛС рәсмиләштерүнең элеккеге кебек гариза бирү тәртибе саклана, тәрбиягә бала алучылар кирәкле мәгълүматларны бары тик үзләре генә тәкъдим итә алалар, – дип хәбәр итә РПФның Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте начальнигы Ирина Большакова.
СНИЛСны электрон төрдә яки теләк булганда чыгартып алып сакларга була. Моның белән беррәттән элек бирелгән барлык иминият таныклыклары гамәлдә булуын дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев