Саклану чараларын үтәгез
Белгечләр тарафыннан кешеләр өчен куркыныч тудыра торган агачлар барлыгы ачыкланды.
(Тәтеш, 10 февраль, “Тәтеш таңнары”). Шәһәрдәге Көньяк микрорайонның Җиңү паркын төзекләндерү белән бәйле шәһәр башкарма комитеты вәкилләре һәм Тәтеш участок урманчылыгының участок урманчысы Рәис Абдрахманов урман паркы зоналарында очлары корыган, зыян килгән агачларны ачыклау максатыннан рейд уздырды.
Белгечләр тарафыннан кешеләр өчен куркыныч тудыра торган агачлар барлыгы ачыкланды. Моңа бәйле, шәһәр башкарма комитеты гражданнарга Җиңү паркына килгән вакытта саклану чараларын үтәргә киңәш итә.
Тәтеш урманчылыгы җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, куркыныч агачларны кисү ай дәвамында башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев