Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Самара губерниясеннән – Тәтеш өязенә

Шундый урыннар бар, анда булганнан соң аларга янә һәм янә барасы килеп тора. Тәтеш районы Кече Бисәр авылы – шундый почмак­ларның берсе.

(Тәтеш, 12 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  Шундый урыннар бар, анда булганнан соң аларга янә һәм янә барасы килеп тора. Тәтеш районы Кече Бисәр авылы – шундый почмак­ларның берсе.

Эш атнасының азагы, җомга һәм туктаусыз яңгырлардан соң беренче кояшлы көн. Кече Бисәрдә туып-үскән Анатолий Хохлов озатып йөрүендә “сәяхәткә” кузгалабыз. “Биредә Кызыл Хутор тора иде, ә әнә анда – Кызыл Йолдыз”, – дип атый ул торак пунктларны, машинаның тузанлы тәрәзәсеннән карап. Уңга борылабыз, авыл буйлап – асфальт түшәлгән, аңарга керү юлында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фамилияләре язылган озын исемлек белән соры төстәге обелиск урнашкан. Кече Бисәр урамнары буйлап җәяүләп узарга булдык. Зәңгәр йөзлекләр белән ясалган беренче йорт янында ап-ак кәҗә тын гына үлән чәйни, аннан соңгы өчесенең капкасына – йозак эленгән. “Боларында беркем дә яшәми”, – дип аңлата Анатолий Сергеевич. Гаҗәп, ләкин буш йортларга күз салгач, әйтерсең лә хуҗалар эш буенча вакытлыча кайдадыр киткән кебек тоела, чөнки тәрәзәләрдә – ситса пәрдәләр, капка буендагы сукмакка үлән үсәргә өлгермәгән, ә тирә-юнь пөхтә итеп чабылган.

Анатолий Сергеевич якташ­ларының язмышы ха­кын­да барысын да белә диярлек. Аның әйтүенчә, һәрбер йортта кайчандыр сугышта катнашучы яшәгән.
Авылдагы бакчаларның йорт артында түгел, ә нәкъ тә аларның каршында, юл аркылы ясалуы игътибарга лаек. Биредә үк кечерәк амбарлар да ­урнаштырылган. 
Түбән дип исемләнгән күл яныннан узабыз. Хәзер генә ул камыш белән кап­ланган, аннан ятьмә белән балык тоткан вакытлар да булган, һәм җирлектәге балалар эссе җәйге көннәрдә сулык­та коенган да.

Тумышы белән Кече Бисәр­дән Галина Угланова тагын бер Үрдәкләр күле хакында искә төшерә: “Бу безнең авылда һәм тирә-яктагы салаларда яшәүчеләрнең барысының да яраткан урыны иде. Суы йомшак, чишмәләр чыгып торганга суы һәрвакытта салкын. Күлгә кер чайкарга, коенырга киләләр иде. Очрашулар, концертлар уздырдылар, кунакка килүчеләргә күрсәттеләр, аның белән ­горурландылар”.

Юлыбыз өлкән кешеләр Роза һәм Георгий Толмановларга килеп тоташа. Авылга Олы Бисәрдән чыгучылар нигез салган дигән риваятьләр йөри. Җирле яшәүчеләр моның белән өлешчә генә килешә, аларның күпчелеге башка төрлесен төп юрама дип саный. XVIII гасырның ачлык елларында унике яшүсмер Самара губерния­сеннән яхшы төшем эзләү ниятеннән дөнья буйлап йөрергә чыга. Тәтеш өязенең Бисярка елгасы янындагы урыннар аларга уңдырышлы булып күренә, шуңа күрә алар ерак түгел төпләнергә була. Авылга нәкъ тә менә Самара губерниясеннән килүчеләр тарафыннан нигез салынган дигән дәлилләр бар – Самаркиннар фамилиясе Кече Бисәрдә яшәүчеләргә хас.

Георгий Андреевичның да бабасы кайчандыр әлеге фамилияне йөрткән. “Инкыйлаб­тан соң авылда Самаркиннар кирәгеннән артык күп булган, буталчыклар башланган. Бабайның Чинчуринода дусты Толманов булган, менә ул үзенең фамилиясен шулай итеп үзгәрткән дә инде”, – дип сөйли ир-ат. Ир белән хатын башка фамилияләрнең килеп чыгышын да ачалар. Мисалга, Розов фамилиясе  бер ир-­егетнең агач төбе казып алган вакытта әйткән сүзеннән барлыкка килгән. 
Совет вакытында торак пункт­та “Прожектор” колхозы эшчәнлек иткән. Аның территориясендә ферма белән терлекчелек биналары гына түгел, гаять зур бакча да, бакча җиләге плантациясе, ике умарталык та урнашкан була. Хуҗалык таркалганнан соң да әле, җирле халык аның кырыннан озак вакытлар җиләк җыйган.  Хәзер Кече Бисәрдә мәдәният йорты һәм медицина пунк­ты эшли. “Безнең авылда халык тату. Биш ел элек без бергәләп клубны ремонтладык, аның янәшәсенә чишмә һәм күпер ясадык”, – дип уртаклаша Роза Андреевна.

Толмановлар белән аралашкач, юлыбызны дәвам итәбез. Урамнарның берсендә җил генераторына игътибар итәбез, ләкин хуҗасы өйдә юк, шуңа күрә җайланманың нәрсәгә куелуын белә алмадык. Ә менә бер урамдагы ызбаның өйалды бакчасында ике зур юкә үсә. Аның тышкы ягына әлеге йортта Марий АССРның элекке авыл хуҗалыгы министры Федор Андреевич Хохлов туды һәм яшәде дигән язу белән элмә такта куелган. Кече Бисәр – танылган шактый кешеләрнең кече ватаны.

Сентябрь кояшы нурлары ас­тында миләшләр аллана, төз каеннарның акрын гы­на шыбырдаганы ишетелә, ме­нә авыл читенә чыктык, анда иксез-чиксез кырлар җәйрәп ята...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев