Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Санлы”га күчкәндә социаль ярдәм күрсәтелә

Дүрт төрдәге гражданнар компенсация алу хокукына ия.

(Тәтеш, 10 октябрь, "Тәтеш таңнары").  Социаль якланмаган төрдәге гражданнарга “санлы”га күчкән вакытта ТР Министрлар Кабинеты карары (№ 574, 13.07.2019 ел) тарафыннан аерым ярдәм күрсәтү максатларында санлы телевидение тапшыруларының санлы телевидение приставкасы сигналы һәм телевидение антеннасы тоту өчен кирәкле әйберләрне сатып алуга чыгымнарны компенсацияләү каралган.

Гаилә бюджетына файдалы булсын өчен, компенсация тиешле кешеләргә санлы телевидение приставкасы яки телевидение антеннасының факттагы бәясе күләмендә биреләчәк, әмма һәр җайланма төре буенча 1000 сумнан артмый.

Дүрт төрдәге гражданнар компенсация алу хокукына ия. Барыннан да бигрәк, бер җан башына уртача табыш яшәү минимумыннан түбән булмаган күп балалы гаиләләр һәм инвалид балалары булган, һәм алар балага айлык пособие алучылар булып торган гаиләләр. Моннан тыш, җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган 70 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк берьялгызы яшәүче пенсионерлар (пенсионерлардан торган гаиләләр). Шулай ук, җан башына уртача керем 20 мең сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр). 

Моның өчен нибары ике документ: йорт хуҗалыгындагы һәрбер әгъзаның компенсация турындагы гаризаны биргәнчегә кадәр өч ай өчен  керемнәрне раслаучы белешмә; санлы телевидение приставкасын сатып алуны раслаучы документ кирәк булачак. Шулай да, балалары булган, балага айлык пособие алган гаиләләргә документлар җыйганда, социаль яклау органнарында алар хакындагы мәгълүматлар булганлыктан,  үзләренең керемнәрен расларга кирәкми.

Компенсация алуга гаризаларны инде бүгеннән үк, 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча, Тәтеш районында республика матди ярдәм (компенсация түләве) үзәге бүлегенә бирергә мөмкин (телефоны: 2-62-33).  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев