Сатучы һөнәрен җиңел дип әйтеп булмый
23 июль – Сәүдә хезмәткәрләре көне
(Тәтеш, 23 июль, “Тәтеш таңнары”).
Сатучы һөнәрен җиңел дип әйтеп булмый: гомеремнең берничә елын мин дә товар киштәләре янында эшләп үткәрдем, шуңа күрә миңа сәүдә хезмәткәрләренең нинди авырлыклар белән очрашырга туры килүе яхшы таныш.
Шәһәрдәге бер кибетнең коллективы белән очрашуга кешеләр күп булган вакытта юл тотам.
Автовокзал янында урнашкан кибеткә кеше һәрчак күп йөри. Без сатучылар белән аралашкан вакытта да сәүдә ноктасының ишекләреннән сатып алучылар кереп торды.
Кибет коллективы – болар бригадир Ольга Летникова, сатучылар Гүзәл Кәлимуллина һәм Светлана Чернышева, бинаны җыештыручы Мария Жданкина. Сәүдәдә эшләргә хыялландыгызмы дигән сорауга, намуслы рәвештә болай дип җавап бирделәр: “Юк, шулай килеп чыкты”. Шулай да бүгенге көндә үзләрен башка һөнәрдә күз алдына да китерә алмыйлар.
– Сатучы булып мин 1993 елдан бирле эшлим. Кешеләр белән аралашуы ошый. Кайберләре безгә әйбер сатып алыр өчен генә түгел, сөйләшергә дип тә киләләр. Безгә йөрүчеләрнең күбесе – өлкән кешеләр. Алар ялгыз түгел, ләкин балаларының килеп йөрергә еш кына вакытлары җитеп бетми, ә пенсионерларның аралашасылары килә, – ди Гүзәл Кәлимуллина.
Эшләгәндә ничек итеп счет төймәсе белән исәпләүләрен ул хәтерли. Ә сәүдә барышы хәзерге вакытта компьютерлаштырылган, махсус аппаратка товарны якын китерү генә дә җитә, ул кодны укый һәм сатып алучыга исәп-хисапны чыгарып бирә. Зал да үз-үзеңә хезмәт күрсәтүле итеп җайлаштырылган.
Эшләве җиңелләшкән әлбәттә, шулай да сатучыларның хәзер дә әле бер минут та буш вакытлары булмый диярлек.
– Әгәр сатып алучылар булмаса, товарларны киштәләргә чыгарып тезәбез, аны үзебез бушаткан чаклар да булгалый, – дип билгеләп үтә Ольга Летникова.
Безнең әңгәмәбез барганда да сатып алучылар сатучыларга киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Форсаттан файдаланып, шуларның берсеннән, Наталья Даниловадан әлеге кибеткә йөрүе ошыймы, дип сорыйм.
– Сатучылар ягымлылар, әйбәтләр. Кайсы товар яңа килгәнлеген һәм кайсысын сатып алсаң яхшырак булуын һәрвакытта әйтәләр, – ди ул.
Сәүдә ноктасындагы хезмәткәрләр алмашып эшлиләр, һәркайсының атнага бер тапкыр – бер ял көне. Сатып алучылар арасында “озын куллылар” да очрап куя икән. Видеокамералар торуы яхшы, шуңа күрә җинаятьләрне һәрчак белеп була. Каракны урлаган чагында кулыннан тоткан очрак та булган.
– Сатып алучылар төрлесе төрлечә, һәркемнең үз холкы. Дөресен әйтәм, кайвакытларда әлеге хезмәттән китәсе дә килә. Кайбер кешеләр, “сатып алучы һәрчак хаклы” булудан файдаланып, безгә тупас мөнәсәбәттә дә булалар, сатучылар – беркем түгел һәм безне санга сукмаска да була, дип саныйлар. Ләкин без дә үзебезгә карата кешелекле булуларын телибез, – дип уртаклаша Ольга Летникова.
Сатучылар арасында бәхәсләр дә булгалый: гаҗәп түгел, бу гаиләдәге кебек, чөнки алар үзләренең күп вакытларын якыннары белән түгел, ә эштә үткәрәләр. Әмма бер-берләренә озак үпкә сакламыйлар, дуслашыр өчен берничә минут та җитә. Сатучылар Тәтештә пешерелгән икмәкне сатып алучыларда аеруча да киң кулланылышта булуын билгеләп үтәләр. Өстәвенә җирлектә яшәүчеләрдә генә түгел: шәһәр кунаклары да үзләре белән юлга икмәк, күмәчләрне алалар икән.
Әйе, вакыт тиз уза, һәм күпчелек һөнәрләргә алмашка техника килә, шулай да, сатучы һөнәре, элеккеге кебек үк, кирәклеләрнең берсе булып кала, чөнки кешеләргә товар сатып алу гына түгел, кибет киштәләре артындагылардан җылы сүзләр ишетү дә мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев