Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәүдәгәр мирасы җәмгыять файдасына хезмәт итә

“Авангард” ­газетасы ре­дакциясендә беренче гиль­дия сәүдәгәре, Тәтеш шә­һәренең Мактаулы гражданины Петр Калсановның нәсел дәвамчылары булып китте.

Утар комплексы 1878-1900 ел­ларда төзелгән һәм аңа безнең көн­нәргә кадәр сакланган бина да кергән, ул шулай ук амбар, ашлык киптерү, мунча, тегермән, ярма җыю биналарын үз эченә алган.

Хәзерге вакытта утарның төп торак йорты гына сакланган, аның беренче катында – Тәтеш районы башкарма комитетының архив бүлеге, икенче катта район газетасы редакциясе урнашкан.

Петр Ивановичның Мәскәүдән килгән оныкчык­лары Тамара Осина белән Наталья Леонова баба­ларының элеккеге йорты буйлап бик кызыксынып экскурсия ­ясадылар.

– Ирем һәм улым белән Тәтешкә беренче тапкыр 2010 елда килдек һәм якты тәэсирләр сакланып калды, – дип сөйли Тамара Михайловна. – Быел килгәчтен без гаять зур үзгәрешләр булуын күрдек, шәһәрнең гомуми күренешендә дә, шулай ук бабаебызның элекке биләмәсендә дә. Башта йортны танымадык, акны эзләдек, хәтта үз күзләребезгә ышанмадык, кызыл төстә ул шулхәтле яхшы итеп яңартылган. Унөч ел элек музыка мәктәбенә иске агач баскыч буйлап менгән идек, ә хәзер район газетасы редакциясенә килеп кердек, барысы да коймалап алынган, матур.   

Бабасының кече ватанына килү оныкчыгы Наталья Леонованың күптәнге хыялы булган. 

– Тамара миңа үзенең биредә булуы турында күп нәрсәләр сөйләде, шуннан бирле минем бик тә Тәтешне күрәсем килде, – дип уртаклаша Наталья Юрьевна. – Минем өчен бу шулхәтле сок­лангыч, мин бу борынгылык мохитен эчке бер рәхәтлек белән күңелемә сеңдерәм. Без Россия буйлап күп сәяхәт итәбез, һәм безнең чагыштырырлык нәрсәләребез бар. Бу чынлыкта да рухи яктан матур шәһәр, өстәвенә үзеңнең әби-бабайлар яшәгән җирдән атлап йөр әле, безнең өчен ул бик күп тапкырга кадерлерәк, монда бар нәрсәдән җылылык бөрки. Без дүрт буынга кадәрге нәселебезне беләбез. Әбиебез Надежда Петровна Петр Ивановичның кызы, үзенең  фамилиясен үзгәртмәгән. Балалары­на алар иренең фамилиясен бир­гәннәр, ләкин ул үзе Калсанова булып калган.     

Шәһәребез кунакла­ры тәэсир­ләнеп, болай диделәр: 

– Без әле тагын Тәтеш ягы тарихы музеенда, Балыкчылык тарихы музеенда, гражданнарны яклау көллиятендә булдык, һәм һәркайда кунакчыл кабул иттеләр, Тәтештә гаҗәеп кешеләр яши. Һәм тагын без бабаебыз акчасына төзелгән биналарның сакланып кына калмыйча, төзекләндерелүенә, җәмгыятькә дә хезмәт итүенә, шулай ук үзләренең күренешләре белән шәһәр кешеләрен һәм район кунак­ларын сөендерүенә шатбыз. Без чын күңелдән рухланып китәбез һәм бу искиткеч шәһәргә тагын килергә ниятлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев