Cайлау алды очрашуы
Тәтештә ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат күрсәтү булды.
Бер мандатлы 45нче Апас сайлау округы буенча өстәмә сайлауларда IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат тәкъдим итү өчен кандидат күрсәтү уңаеннан Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарыннан 198 вәкил катнашты.
Сайлауны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашында чараның координаторы Василий Логинов үткәрде. "Транспорт корылмаларын проектлау институты" ЯАҖның юридик бүлеге начальнигы Ольга Архипова, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм "Легион" ҖЧҖ директоры урынбасары Айдар Җәләлетдинов үзләрен тәкъдим иттеләр.
Илшат Гафуровның чыгышы катнашучыларга аеруча ошады. Аңа үзе җитәкләгән университетка керүгә һәм укуга, шулай ук республика югары уку йортлары язмышына кагылышлы урыннан яңгыраган сорауларга да җавап бирергә туры килде.
Педкөллиятне тәмамлап беренче курска керүчеләрнең, семестр имтиханнарын уңышлы тапшырганда, өченче курска күчерелергә мөмкин дигән җавабы тәтешлеләр күңеленә хуш килде. Дәүләт университетларны финанслау нормасын арттыра һәм түләүле нигездә укучылар да стипендия алырга мөмкиннәр дип ышандырды. Ләкин абруйлары түбән булган уку йортлары ябылачак.
Сайлауны тиешенчә оештырган өчен Василий Логинов координация советы әгъзалары исеменнән район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев