Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайлау бездән тора

Иртәгә Казанда "Бердәм Россия"нең киң күләмле праймеризы узачак.

Аның максаты - Татарстан Президенты вазифасына лаеклы кандидатны тәкъдим итү өчен кандидатура билгеләү.
Кандидатларның сайлаучылар бе­лән очрашуы Теннис академиясе бинасында булачак. Әлеге урын чараның күләмен күздә тотып сайлап алынган: Татарстанның 33 иҗтимагый оешмасыннан һәм шулкадәр үк бердәмроссияле тарафыннан 818 кеше күрсәтелгән.
Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кандидатларның рейтингы ачыкланачак һәм анда дүрт кандидат арасыннан өчесенең генә исеме урын алачак.
Исегезгә төшерәбез: 13 майдан 5 июньгә кадәр президент праймеризында катнашу өчен Татарстанның 12 иҗтимагый оешмасы Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның кандидатурасын тәкъдим итте. Праймеризга иҗтимагыйчылар та­ра­фыннан күрсәтелгән башка кан­­дидатлар - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әх­мәтов, Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы Сергей Батурин һәм РФ Президенты администраци­ясенең эчке сәясәт идарәсе экс-җитәкчесе Олег Морозов.
Безнең район праймеризга 24 сайлаучыны тәкъдим итәчәк: партиянең Тәтеш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе җитәкчелегендәге "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең беренчел оешмалары секретарьлары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре: чуаш милли-мәдәни үзәге, ветераннар советы, "Татарстан - яңа гасыр" иҗ­тимагый хәрәкәте.
"Праймеризга күтәренке рухта, Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплар өчен барам, - диде безгә ветераннар советы рәисе Геннадий Королев. - Ул барыбыз өчен хөрмәтле әйдәп баручы, рес­публика белән озак еллар җитәкчелек итә, барлык проблемаларны һәм аның киләчәк үсешен белә".
Безнең делегация катнашучыларының башкалары да шундый ук фикердә: үсәбез, авыл халкына игътибар бар, гражданнарның җитешлеге арта.
Праймериз нәтиҗәләренә таянып, "Бердәм Россия" конференциясендә партиячеләр ТР Президенты вазифасына үз кандидатын тәкъдим итәчәкләр. Конференция июль башында булачак дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X