Реклама
Җәмгыять
Шалтырату бик мөһим...
Телефон тынып калды.
Район электр элемтәсе челтәренә шалтыраттым. "Телефон ремонтлау" хезмәтендә 118-18не җыярга һәм ремонтка гариза рәсмиләштерергә үтенделәр. Шалтыраттым. "Таттелеком"нан барлык игъланны тыңладым, аннары миннән сорадылар: "Зинһар өчен элемтәдә калыгыз, сезнең шалтырату безнең өчен бик мөһим".
Күңелем булганчы көйләр тыңладым, чөнки автомат җавап кайтаргыч музыкаль тәнәфес белән бергә тагын 11 тапкыр "элемтәдә калырга" үтенде. Сабырлыгым бетеп килә иде, әмма кызыксынуым моны җиңде. Ниһаять, "тере" тавыш! Гариза бирдем, кинәт кенә бу телефонны бөтенләй дә өздереп кую теләге туды. Ямансулап куйдым... Элегрәк эш болайрак иде - шалтыратасың, киләләр, проблеманы хәл итәләр. Хәзер инде барысын да автоматлаштырылган программа башкара...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев