Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрне чиста һәм матур тоталар

Предприятие начальнигы Рифкать Әхмәтов әйтүенчә, хезмәткәрләрнең еллык уртача исәбе – 20 кеше, 13 ­техника бар

(Тәтеш, 20 март, “Тәтеш таңнары”). Шәһәрне төзекләндерү – ул “Тәтеш” МПП МУП коллективы шөгыльләнә торган иң мөһим эшләрнең берсе.

Предприятие начальнигы Рифкать Әхмәтов әйтүенчә, хезмәткәрләрнең еллык уртача исәбе – 20 кеше, 13 ­техника бар.

– Узган елны кышкы айларда 15 мең тонна кар чис­тартылды һәм чыгарып түгелде, өмәләр үткәргән вакытта 200 кубометрдан артык чүп-чар чыгарылды, – дип саный Рифкать Тәлгать улы. – Предприятие кышка әзерләнгәндә һәм кышын махсус техникаларны юлларны җыештыруны, юлларны кардан чистарту, аны чыгарып түгү, юлларга һәм тротуарларга ком-тоз катнашмасы сибү, бозлавыкка каршы материаллар әзерләүне үз эченә алган чаралар комплексын башкара.
2021 елда яшелләндерү өлешендә безнең тарафтан шәһәр буенча 6620 чәчәк утыртылды, 821 квадрат метр төргәкле газон үләне җәелде. Алга таба төргәкле газон җәю өчен читләренә ташлар урнаштыру белән шулай ук 2100 ­квадрат метр газон ясалды.
Җәйге айларда көн саен шәһәр территориясендәге үләннәрне чабу, урамнарны җыештыру, чәчәкләргә су сибү, юлларга көненә кимендә 12 кубометр су сиптерү эшләре алып барыла. МУП көче белән лампаларны, көчәнеш счетчикларын , яктырткычларны һәм башка җайланмаларны алыштыру башкарыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев