Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шигърият йолдызы – Тукай

Узган атнада Тәтештә, “Яңа гасыр” яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәгендә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 137 еллыгына, Туган тел көненә багышланган әдәби чара булды, шулай ук республикабыз, ­Россия төбәкләрендә, чит илләрдән татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның “Татар сүзе” бәйгесе дә билгеләп үтелде.

(Тәтеш, 5 май, “Тәтеш таңнары”). Шигърият бәйрәмендә шәһәрдәге һәм район авылларындагы балалар бакчалары сабыйлары, мәктәп укучылары, педагоглар, шигырь язучылар, иҗат яратучылар, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина, район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Юрий Сиякин, районның “Ак калфак”, “Татар гаилә­се” иҗтимагый оешмалары җитәкчесе Рима Сафиуллова, татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова һәм төрле эшчәнлек вәкилләре ­катнашты. 

– Менә инде 137 ел элек җир йөзе безгә бөек шагыйрне, татар телен данлаган Габдулла Тукайны бүләк иткән. Безнең район һәм республика күп милләтле, шуңа күрә без Габдулла Тукайның бөек телен белергә тиеш. Габдулла Тукайның һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре безгә туган ягыбызның мәдәниятен яхшырак белергә ярдәм итә, – диде Наталья Васильевна.

Бу көнне мәдәни-күңел ачу үзәгендә алма тө­шәр­лек тә урын юк иде. Сәх­нәдә Тукайның онытылмас шигырьләре, иҗат белән шөгыльләнүчеләрнең үз­ләре язган шигырьләре, шагыйрь сүзенә язылган моңлы җыр һәм көйләр, алып баручының шагыйрь хакындагы канатлы сүзләре күңел түрләренә үтеп керерлек булып яңгырады. 

– Бүген балаларның күз­лә­рендә нинди шатлык. Алар барысы да: әти-әнисе, укытучылар белән бергәләп тырышып әзерлән­гәннәр. Чарада татар, рус, чуваш, мор­два милли киемнә­рен­нән чыгыш ясау – күркәм күренеш, моңа йөрәк сөенә. Без күп милләтле район, ничә милләт тату яшибез. Гаиләдә туган телне, гореф-гадәтләрне өйрәтеп, яшь буынга иман юлы салып тәрбияләсәк иде. Йолаларны, гореф-гадәтләрне онытмыйча, ана телебездә аралашып яшик, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Рима Гомәр кызы.

Чара Габдулла Тукай ту­ган көн һәм Туган тел көне кысаларында оештырыл­ган район һәм республи­какүләм бәйгеләрдә катна­шучыларның төрле номи­нацияләрдә ирешкән уңыш­лары өчен Дипломнар тапшыру белән үрелеп барды.

– Залның тулы булуына күңел шатлана: балалар, тәрбиячеләр, укытучылар татар һәм башка телләрдә шигырьләр сөйләделәр. Без рәсем һәм гамәли-бизәлеш сәнгате конкурслары да үт­кәрдек, җиңүчеләрне бил­геләдек. Апрельдә шулай ук “Татар сүзе” бәйгесе узды, ул туган телне саклау һәм үстерү буенча республика комиссиясе тарафыннан үткәрелә. Шуңа күрә “Татар сүзе”н без Габдулла Тукай көне белән берләштердек. Һәр кеше үз туган телен белергә, туган телен яратырга һәм сакларга тиеш, – дип билгеләп үтте Асия Заһир кызы.
Бәйрәм Габдулла Тукай­ның “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай