Социаль ярдәм артты
1 февральдән социаль фонд социаль түләүләрне һәм пособиеләрне 5,6 процентка индексацияләде.
Индексация федераль ташламалыларга, балалы гаиләләргә, ана капиталы алучыларга һәм социаль ярдәмнең башка чараларына кагылды.
– Тәтеш районында айлык акчалата түләүләрне индексация ясалган 2 684 кеше ала. Айлык акчалата түләү составында социаль хезмәтләр җыелмасының акчалата эквиваленты артты, ул дарулар белән тәэмин итүне үз эченә ала – 1 405,85 сум, шифаханә-курортларда дәвалануга юлламалар – 217,48 сум, ташламалы йөрү – 201,92 сум.
Моннан тыш, ана капиталы күләме яңадан исәпләнде. Ана капиталы беренче балага – 728 921,9 сум, икенче балага – 963 243,17 сум, икенче балага, әгәр инде беренче балага алынган булса, өстәмә түләү 234 321,27 сумны тәшкил итәчәк.
Балалы гаиләләргә түләүләр: 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча айлык пособие, бала туганда яки уллыкка алганда бер мәртәбә бирелә торган пособие, хәрби хезмәткә алынучының йөкле хатынына бер мәртәбә бирелә торган пособие, хәрби хезмәткә алынучының баласына айлык пособие, бердәм пособие һәм башка социаль ярдәм чаралары индексацияләнде, – дип хәбәр итте РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларын-
да) җитәкчесе Ирина Большакова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев