Социаль пенсияләр
Россия социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрне, социаль пенсияләрне дә кертеп, 6,8 процентка индексацияләде.
– Бу күрсәткеч Тәтеш муниципаль районының 547 пенсионерына кагылды. Социаль пенсиянең уртача күләме 1 004,88 сумга артты һәм 15,5 мең сумны тәшкил итте. Һәр алучының факттагы өстәмә күләме индексациягә кадәр пенсиянең индивидуаль күләменә бәйле. Индексация “Россия Федерациясендә дәүләт пенсиясе тәэминаты турында”гы Федераль закон (№166-ФЗ, 15.12.2001 елдан) нигезендә түләүләргә кагылды. Болар Бөек Ватан сугышында катнашучылар (ике пенсия алучылар), сугыш яралары нәтиҗәсендә инвалидлык буенча пенсия, дәүләт социаль пенсияләре һәм башка түләүләр алучылар, – дип хәбәр итте РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев