Солдатларга — Келәш җылысы!
Келәшлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга әзерләгән азык-төлекләрне тиешле урынга илтеп тапшырган.
Һәр ризыкка аларның күңел җылысы салып пешерелгән.
- Келәш кешеләренә аналардан, улларыбыздан олы ихтирамыбызны җиткерәбез. Сезнең күрсәткән мәрхәмәтлегегез солдатларга көч-куәт бирә, йөрәкләрен жылыта. Сезнең җан җылылыгы, туган җиребезгә карата мәхәббәтегез — алар өчен иң зур дәрт һәм рухи таяныч. Якшәмбе көнне барысын да җибәрәчәкбез. Сезнең катнашуыгыз — чын мәгънәсендә Ватан алдындагы бурычны үтәүнең бер өлеше, — ди Маргарита Адайкина.
Фотоны Гөлфинә Әмерханова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев