Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спорт яратучылар һәм активлар өчен бәйрәм

Тәтештә, чаңгы ­базасы территориясендә, “Россия чаңгы юлы – 2023” күмәк чаңгы узышы үтте.

(Тәтеш, 17 февраль, “Тәтеш таңнары”). 

Узышта катнашу өчен райондагы учреждениеләр һәм оешмалар командалары, студентлар, мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәгеләр, спортчылар, спорт яратучылар җыелды.  

Район башкарма ­комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов җы­е­­­лучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, “Россия чаңгы юлы” – иң кирәкле спорт чараларының берсе, ул төрле яшьтәге һәм һөнәрдәге кешеләрне берләштерә, районыбыздагы кешеләрнең сәламәтлегенә йогынты ясый, дип билгеләп үтте. 

Сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр өчен җилле һава торышы да комачау итә алмады: кемдер стартка беренче булып килүенә ныклы ышаныч белән басты, беришләре үз коллективларыннан калышмаска тырышты, кайберәүләр ашыкмыйча гына бардылар. Спорт бәйрәмендә катнашучыларның барысы да финишка уңышлы килеп җиттеләр.   

Нәтиҗәдә команда узышында Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте җиңү яулады. Спорт мәктәбе тренеры Сергей Мамкин бүләкләү тантанасында әйтеп үткәнчә, әлеге белем бирү учреждениесе курсантларының спорт һәм физик әзерлеге һәрчак югарылыкта, алар моның шулай икәнлеген чираттагы тапкыр дәлилләделәр. Финишка икенче булып Тәтешнең электр челтәрләре хезмәткәрләре килде, өченче урынны кадет мәктәп-интернаты алды.  

Спорт ветераннары – Татьяна Петрова белән Николай Ложкин  – матур гадәт буенча ел саен катнашалар. Шәһәрлеләр Захар Мамкин, Сабина һәм Самира Полозовалар спорт бәйрәменең иң яшь чаңгычылары булдылар. 

– “Мин “Каенкай” балалар бакчасына йөрим, бездә физкультурадан төрле дәресләр үткәрәләр, иртә белән өйдә күнегүләр ясыйм, – дип уртаклаша Захар.  

Катнашучылар һәм җан­атарлар уңышлы фиништан соң, шәһәрдәге балалар бакчалары коллективлары тәкъдим иткән кайнар чәй һәм тәмле камыр ризыгы белән сыйланып хәл җыйдылар.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев