Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сөт җитештерүдәге уңышлар

Агымдагы елның тугыз аенда 165 357 центнер сөт җитештерелгән, узган ел белән чагыштырганда тулаем савым 107 процентка арткан, бер сыердан тәүлеклек савым 4124 килограмм тәшкил итә.

(Тәтеш, 10 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Районда мөгезле эре терлекләрнең саны – 11 466, сөт көтүлеге  4010 баш тәшкил итә. Агымдагы елның тугыз аенда 165 357 центнер сөт җитештерелгән, узган ел белән чагыштырганда тулаем савым 107 процентка арткан, бер сыердан тәүлеклек савым 4124 килограмм тәшкил итә. Ә “Колос” терлекчеләре үзләренең сөтлебикәләреннән – 6042 килограмм, “ Р. Г. Сафиуллова” КФХ – 5252, “Нур” – 5185, “Авангард” 5021 ­килограмм сөт савып ала.

Ит җитештерүдәге күрсәткечләр узган елга караганда 105 процентка арткан, 1160 тонна ит җитештерелгән. 

Җитештерү базасы яхшыра. Быел “Нур”да азык үзәге сафка бастырылган, чиратта – “Колос”, “Маяк” һәм “Бакырчы”. “Авангард”та савудан ташлатылган сыерлар өчен бина төзелгән, “Нур” да савудан ташлатылган сыерлар өчен ангарлы ферма, бозаулар фермасы, томалаулы ындыр табагы корылган, алты хуҗалыкта сенаж траншеялары төзелгән.

Районның авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, югары җитеш­терү күрсәткеч­ләренә ирешү көтүлеккә нәселле таналар кертү белән бәйле: 566 мал-туар сатып алынган, шуның 511е – Даниядән. Эш дәвам иттереләчәк.

– Безгә омтылырлык нәрсәләр бар, – дип уртаклашты Ирек Садриев. – Күп кешеләрнең – җитәкчеләрнең, белгеч­ләрнең, авыл  хезмәтчәннәренең һәм товар җитештерү­челәренең тырышлыгы нәтиҗәсендә бүгенге уңышларга ирешү насыйп блуды. Безнең районда авыл хуҗалыгы тармагының хезмәт нәтиҗәләре уртак тырышлык белән элеккечә югары дәрәҗәдә булыр, дип ­ышанам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев