Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сталинград сугышы: сугышның борылыш мизгеле

2 февраль – Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткән көн.

Тарихтан
Сталинград сугышын ике чорга бүлергә мөмкин:
1.     Оборона чоры – 1942 елның 17 июленнән 18 ноя­б­ренә кадәр. Бу вакыт эчендә совет гаскәрләре Сталинградны көчле бер һөҗүм белән яулап алырга планлаштырган дош­ман һөҗүменә ныклап каршы тора ала. 
2.     Һөҗүм итү – 1942 елның 19 ноябреннән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам итә. Кызыл Армиянең уңышлы һөҗүм итүе нәти­җәсендә немецларның күп көче, шул исәптән 4нче танк һәм 6нчы кыр армияләре частьләре, шулай ук Германия союздашларының подраз­делениеләре камап алына һәм тар-мар ителә.

Нәтиҗә
•     Кызыл Армия дошманның берьюлы биш армиясен: ике немец, ике Румыния һәм бер Италия армиясен юк итә.
•     Германия һәм союздаш дивизияләр зур югалтулар кичерә: 32 дивизия һәм өч бригада тулысынча юк ителә, тагын 16 дивизия сугышка сәләтлелеген югалта.
•     Дошманның камап алынган подразделениеләре 1943 елның 2 февралендә коралларын ташлап, иң зур немец төркеме – 6нчы армия командованиесе белән бергә әсирлеккә бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев