Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Студентлар бергә җыелды

Сентябрьдә мәктәп укучылары кебек, урта махсус уку йортлары студентлары да укый башлады.

(Тәтеш, 13 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  Шулай итеп, Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте курсантлары сафы 169 беренче курсларга тулыланган, шуның 44е түләүлегә кергән. “Гадәттән тыш хәлләрдә саклау” белгечлегенә конкурста бер урынга 3,62 кеше тәшкил итте, “Янгын куркыныч­сызлыгы” белгечлегенә – бер урынга 4,92 кеше, – дип аңлатма бирде уку йорты директоры Татьяна Адаева. – Көллияттә укырга теләүчеләр күп булганлыктан, әлеге белгечлекләр буенча түләүле берәр төркем ачылды”. 

Реклама

Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумында беренче курска 106 студент килгән. “Быел 19 агроном, 25 механик, 20 бухгалтер, 19 электр монтеры, 20 аш пешерүчене укытачакбыз”, – дип уртак­лашты техникум директоры Илнур Җамалтдинов.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев