Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Студентлар күрсәтү имтиханы тапшырдылар

Тәтешнең урта һөнәри уку йортлары чыгарылышлары “Ворлдскиллс” стандарты буенча күрсәтү имтиханы тапшырды.

(Тәтеш, 15 июль, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова).  Тәтешнең урта һөнәри уку йортлары чыгарылышлары “Ворлдскиллс” стандарты буенча күрсәтү имтиханы тапшырды.

Студентларның үзләштергән һөнә­ри компетенцияләрен производствога якынайтылган шартларда күрсәтә алуы, мондый имтиханнарның үзенчәлеге булып тора.

Быел Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының сигез чыгарылышы Буада “Аш пешерүче хезмәте” төре буенча аш пешерүче-кондитер һөнәренә күрсәтү имтиханы тапшырды. 
Бирем нигезендә ризыкны 4,5 сәгать эчендә әзерләргә, табынга бирергә һәм тәкъдим итәргә кирәк иде.

Әлеге уку йортыннан “Авыл хуҗалыгы механизациясе” һөнәрен алган  унбиш чыгарылыш Актанышта “Ворлдскиллс” стандартлары буенча “Авыл хуҗалыгы машиналарын файдалану” төрендә йомгак­лау аттестациясе үтте. 

Биремнәр трактор узелларын ур­наш­тыру һәм көйләүне, трактордагы электр җайланмасына диагнос­тика уздыруны һәм төзексезлекне җайга салуны, тыгызлагыч-җыйгыч куелган тракторны агрегатлауны, аны эшкә әзерләүне һәм башкаларны үз эченә алган иде. 
Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте базасында “Ворлдс­киллс” стандартлары буенча “Коткару эшләре” төренә күрсәтү имтиханнары икенче ел үткәрелә. 

Быел аны уку йортының “Гадәттән тыш хәлләрдә сак­лау” һәм “Янгын куркынычсызлыгы” белгечлекләре буенча 80 чыгарылыш тапшырды.

Егет-кызларның барысы да биремнәрне уңышлы уздылар һәм үзләштергән һөнәр төрләрен: махсус эш киеме киюне, янгын сүндерү кирәк-яраклары белән тәэмин итүне, магистраль җиң линияләрен, каршылыклар полосасын җиңеп чыгуны, гомумгаскәри саклау комплектын киюне, зыян күрүчегә беренче ярдәмне һәм башкаларны күрсәттеләр. 

Йомгаклау беркетмәсе балларын 5 баллы системага күчергән вакытта 79 студентның күрсәтү имтиханын – бишлегә, 1 студентның дүртлегә тапшырганлыгы ачыкланды.
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев