Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Су белән шаярмагыз

Бәхетсезлек очраклары килеп чыкканда, коткаручылардан махсус ярдәм алырлык урыннарда, махсус җиһазландырылган пляжларда гына су коену зарур.

(Тәтеш, 1 июль, «Тәтеш таңнары», Ләйсән МАНТОВА). Сишәмбе көнне Ишем елгасында фаҗига була – Кама Тамагы районында яшәүче 42 яшьлек кеше суга бата.

1нче санлы (Буа) зона эзләү-коткару отряды хәбәр иткәнчә, елга ярында өч кеше ял иткән. Төнге сәгать икеләр тирәсендә шуларның берсе су коенып чыгарга уйлый. Ул елганың икенче ярына таба йөзә һәм кире әйләнеп чыкмый. Коткаручылар аның гәүдәсен иртәнге 6да ярдан 30 метр ераклык­та табалар.
Эсселәр башланды, һәм кешеләр коену сезонын ачып җибәрергә ашыга. Судагы бәхетсезлек очрак­ларының сәбәбе нәрсәдә? “Фаҗигаләрнең күпчелек саны куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу белән бәйле: исерек килеш, тыелган урыннарда су коену. Кагыйдә буларак, әлеге сәбәпләр бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән, – дип җавап бирә 1нче санлы (Буа) зона эзләү-коткару отряды начальнигы урынбасары Раил Галимов. – Һәркем оста хәрәкәт итә алуы белән үзенең һәм янәшәдәгеләрнең гомерен саклап калырга мөмкин, теләсә кем шундый бәхетсезлеккә дучар була ала. 
Әгәр суга батучы кешене күрсәгез, яисә ярдәм сорап кычкырган тавыш­лар ишетсәгез, фаҗига хакында кичекмәстән коткару хезмәтенә хәбәр итегез. Коткару хезмәте номерын – 112не – үзегезнең кәрәзле телефонда саклагыз. Коткаручылар һәрвакытта ярдәм итәргә әзер. Балаларның су коенуы фәкать өлкәннәр күзәтүе астында гына булырга тиеш! Һичшиксез, йөзәргә өйрәнегез!”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев