Светлана Вәлиева: Район газетасына язылмыйча калганыбыз юк
Район газетасының беренче абунәчеләре.
1 апрельдән 2024 елның II яртыеллыгына “Тәтеш таңнары” (“Авангард”) газетасына абунә кампаниясе башланды.
Беренче көнне үк район газетасына Тәтеш районының дүрт кешесе язылды.
Светлана Вәлиева, Бакырчы:
– Мин үзем Бакырчы почта бүлегендә почта начальнигы да, почтальон булып та эшлим. Эшем ошый, зарланмыйм. Агымдагы елның II яртыеллыгына район газетасына язылу кампаниясе башлануга ук, “Тәтеш таңнары”на язылырга булдым. Дөресен генә әйткәндә, кем беренче булып языла, шуңа бүләк бирәләр дип уйладым, хет, ичмасам, бер кружка булса да. (Көлә.) Район газетасына язылмыйча калганыбыз юк. Чөнки әнкәйләр дә гомер буе яздыра, без дә бу матур гадәтне дәвам итәбез. Мин инде аны эштә үк укып кайтам, беренче сигезенче биттән – рекламадан тотынам. Аннары калган битләргә күчәм. Күбрәк авыл тормышы, авыл хезмәтчәннәре турындагы язмалар ошый, тик алар күбрәк булса, тагын да яхшырак булыр иде. Кайчак кроссвордлар бастырсагыз да, комачау итмәс иде, чөнки аларны чишәргә бик яратам. Ә гомумән алганда, “Тәтеш таңнары” газетасы – иң яраткан газеталарымның берсе. Киләчәктә дә сезгә эшегездә уңышлар теләп калам. Өстәп шуны да әйтәсем килә, язылу кампаниясе вакытында район газетасына язылган авыл халкына зур хөрмәтемне җиткерәсем килә.
фотоны Светлана Вәлиева тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев