Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Таһир Гайнетдинов: Әмма нинди генә чаклар булмасын, «Тәтеш таңнары» газетасыннан аерылмадык

Район газетасының беренче абунәчеләре.

1 апрельдән 2024 елның II яртыеллыгына «Тәтеш таңнары» («Авангард») газетасына абунә кампаниясе башланды.

Беренче көнне үк район газетасына Тәтеш районының дүрт кешесе язылды.

Таһир Гайнетдинов, Бакырчы:

— Бүгенге көндә инде миңа 74 яшь. Колхозда 47 ел механизатор булып эшләдем, тормыш иптәшем Мәдинә ындыр табагында — 30 ел. Бар тырышлыгыбызны куеп хезмәт иттек. Гомер елгасы борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән үз көенә акты да акты. Әмма нинди генә чаклар булмасын, «Тәтеш таңнары» газетасыннан аерылмадык — аны гомер буе яздырдык. Шуңа күрә газетага язылу игълан ителгәч, беренчеләрдән булып барып рәсмиләштерәбез. Алла боерса, алга таба да шулай булыр дип ышанам. Җомга көнне хатыным белән газета килгәнен түземсезлек белән көтеп алабыз, почта әрҗәсен карап кына торабыз. Район яңалыкларын белмичә торып, ничек яшәргә кирәк? Авыл җирендә гомер иткәч, әлбәттә инде, күбрәк авыл тормышы кызыклы. Нинди хуҗалыклар алда, кайсылары арттан сөйрәлә икәнен дә белеп торасы килә. Туган көннәр белән котлауларны да укуы күңелле. Бүләкләр уйнатуда катнашу өчен, квитанция күчермәсен сезгә — редакциягә җибәрергә өметләнеп торабыз әле. Бәлкем, бу юлы бәхет елмаер.

фотоны Таһир Гайнетдинов тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев