Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тар профильле белгечләр кирәк

Халыкара инвалидлар көне алдыннан халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге белгечләре тарафыннан “Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле ­балалар тәрбияләүче гаиләләрнең көнүзәк проблемалары” темасына түгәрәк өстәл ­оештырылды.

(Тәтеш, 4 декабрь, “Тәтеш таңнары”). 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбаса­ры На­талья Николаева  рәислегендә узган чара барышында инвалид балалары булган ата-аналар белән балаларның тирә-юнь мохиткә җайлашуы, социаль ярдәм, башлангыч һөнәри белем алу һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышу булды. 
Тәтештәге спорт мәктә­бендә сәламәтлекләре буенча мөмкин­лекләре чик­ле балалар өчен берничә елдан бирле инде йөзү тренеры булмау көнүзәк проб­лема булып кала бирә. Әлеге эшчәнлекне башкаручы белгеч бар, әмма штат тәртибендә вазифа билгеләнмәгән. Ата-аналар шулай ук балалар сәнгать мәктәбендә дә аларның балалары өчен дәресләр ­булсын иде, дип билгеләп үттеләр.

РПФның Тәтеш районындагы клиентлар хез­мә­те җитәкче­се Ирина Большакова инвалид ба­ла­­ларның ата-аналарына пенсиягә вакытыннан алда чыгу мөмкинлеге булуы, балаларны ­караган өчен түләүләр, социаль хезмәтләр җы­ел­масы, ин­валид бала өчен тер­­нәкләндерү әйберләре сатып алуга ана сертификаты акча­сын файдаланып булуы турында сөйләде.       

Тәтеш районында ФСС филиалы уполномоченные Нина Малютина тернәк­ләнүгә техник әй­берләр алу, шифаханә-курортта дәвалану, больничный тү­ләве, сарыф ителгән акчага компенсация алу ысуллары хакында хәбәр итте. Ни аяныч, шифаханәләргә юлламалар аз бүлеп бире­лә, һәм күпчелек ата-аналар үз чиратлары җитүен бер елдан артык көтәләр. Түгәрәк өстәл барышында шулай ук Тәтеш үзәк район хастаханәсе  белгечләренә бару уңайлылыгы мәсьә­ләләре турында фикер алышу булды. Ата-аналар поликлиника бүлмәләренең ишекләренә инвалид балалар чиратсыз кабул ите­лүе турында белдергән мәгълүматлар булу ки­рәк­леген әйттеләр.    

Реклама

Сәламәтлекләре буенча мөм­кин­лекләре чикле балала­рның ата-ана­ла­рын тар профиль­ле бел­гечләр белән шө­гыль­ләнә алу мөм­кинлеге кызыксындырды. 

– Тәтеш районына әлегә бер логопед, ике дефектолог бар, нейропсихолог юк, – дип билгеләп үтте район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Инна Лазарева. – Шулай да Тәтештәге 1нче урта мәк­тәптә сен­сорлы бүлмә эшли, аңа сә­ла­мәтлекләре буенча мөмкин­лек­ләре чикле балалар йөри ала.   

Социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова ХКСХК “Тәтеш балкышы” үзә­гендә үткәрелә торган тернәкләндерү чаралары турында сөйләде. 
Чара ахырында Венера Рәҗә­пова, инвалид балалар көнкү­реш кү­нек­мәләрен алсын өчен, махсус бүлмә ачу мөмкин­леген карауны үтенде. 

Оештыручылар түгәрәк өстәл­гә нәтиҗә ясап, хә­зерге вакытта сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт һәм башка өлкәләрдә тар профильле белгечләр булмау кытлыгы зур, дип билгеләп үттеләр. Әлеге мәсьәләне хәл итү буенча эшләр алып барыла.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев