Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар арасында конкурс башлану турында игълан итә

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ел саен массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен “Минем җирем – Россия» иҗат конкурсына старт бирә.

(Тәтеш, 5 июль, "Тәтеш таңнары").  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  ел  саен массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар  һәм  блогерлар  өчен  “Минем җирем – Россия» иҗат  конкурсына  старт бирә. Ул  беренче  мәртәбә  2014  елда  уза,  шушы  вакыт эчендә шул  конкурс  аша   илебезнең  барлык  төбәкләреннән  Россия  авылын  популярлаштыруга  һәм  актуаль проблемаларга  игътибарны  җәлеп  итүгә  юнәлдерелгән  15  меңнән  артык  мәгълүмати  проект узды.   Алраның  йөзләгәне  акчалата  премияләргә  лаек  булды.   

Конкурска   телевидениедә, радиода, массакүләм мәгълүмат чараларында  авылның  уңай  образын  тудыруга,  авыл  территорияләрен  үстерүнең  алдынгы  тәҗрибәсен  таратуга,  аграрийлар хезмәтенең  әһәмиятен  арттырырга, халык   традицияләрен  һәм  тормыш  рәвешен  саклап калуга, кечкенә  авыл  пунктларын  үстерүнең  проблемалы  мәсьәләләрен билгеләргә  юнәлдерелгән     журналист проектлары кабул  ителә.  

Моннан  тыш,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы беренче  мәртәбә  яңа  медиа  вәкилләрен  катнашуга  чакыра:   социаль челтәрләрдәге  һәм  YouTube-каналлардагы  блогерларны,   пабликлар хуҗаларын  чакыра.   Шулай  ук  икенче  ел  рәттән  фотографлар үз  эшләрен   конкурска  куялар  –  авыл  темасын  чагылдырган  иң  яхшы  рәсемнәр  Мәскәүдә һәм Россия  төбәкләрендә  узачак  фотокүргзмәләрне бизиячәк.   

Проектлар  соңгы  биш елда  басылып  чыккан  эшләр    циклыннан  торырга  тиеш, бу - катнашучыларга  үз темаларын  тулырак  ачарга,   ә  жюри әгъзаларына  авторларның авылны  үстерүгә  керткән  озак  сроклы  өлешен  билгеләргә  мөмкинлек  бирәчәк.Заявкалар  2019 елның  31 августына  кадәр  кабул  ителә.   

Приз  фонды:
 шәхси  авторлар  өчен:
1  урын  - 120 мең  сум, 2  урын  - 85 мең  сум, 3  урын - 60 мең  сум.
для фотожурналистов:
1 урын  - 120 мең  сум, 2  урын  - 85 мең  сум, 3  урын  - 60 мең  сум.
  социаль челтәрләрдәге һшм  YouTube-каналоардагы  блогерлар,  бергәлекләр һәм  төркемнәр  өчен;
1  урын  - 120 мең  сум, 2  урын  - 85 мең  сум, 3  урын  - 60 мең  сум.
массакүләм мәгълүмат чаралары   (редакцияләр)  өчен:
1  урын  - 200 мең  сум, 2  урын  - 150 мең  сум, 3  урын  - 100 мең  сум.

Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны  бүләкләү  тантанасы  «Алтын  көз – 2019» октябрьдә  ВДНХда 21 нче Бөтенроссия  агросәнәгать  күргәзмәсендә  узачак.

Номинацияләр, конкурста  катнашу  шартлары һәм конкурс  бүләкләре  турында  тулырак  мәгълүматны  сайтта  укыгыз:     http://konkurs.agromedia.ru/.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы пресс-службасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев