Татарстан Республикасында «Каршы полоса» профилактик чарасы уза
18 декабрьгә Татарстанда каршы як полосага чыгу аркасында 74 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Татарстан Республикасында «Каршы полоса» профилактик чарасы уза. Бу хакта Тәтеш дәүләт автоинспекциясе телеграм-каналында хәбәр ителә.
18 декабрьгә Татарстанда каршы як полосага чыгу аркасында 74 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 42 кеше һәлак булган һәм 116 кеше яраланган.
Бу саннар-статистика гына түгел. Аларның һәркайсы - кеше фаҗигасе, кайтарып булмаслык югалту яки авыр җәрәхәт.
Тәртип бозучыларга нәрсә яный?
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 5 000 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный, кабат бозган очракта - 1 елга идарә итү хокукыннан мәхрүм итү.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Сезнең куркынычсызлык һәм пассажирлар тормышы-сезнең кулларда.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез: юлда хәвефле маневрлар ясамагыз, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алыгыз.
Исегездә тотыгыз: берничә минут экономияләү кеше гомеренә тормый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев