Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан синоптиклары буран һәм юеш кар турында кисәтә

Көндез республикада һава температурасы +1 градус кына булачак.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 31 октябрьдә, иртән һәм көндез Татарстанның кайбер районнарында буран көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, төнлә республиканың көньяк-көнбатышында юеш кар явачак. Шул ук вакытта көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчүчән җил.

Тәүлек дәвамында юлларда бозлавык булачак, дип кисәтелгән Татарстан синоптикларының һава шартлары начарлануы турында тараткан хәбәрдә.

Төнлә һава температурасы -5 градус булачак. Көндез һава температурасының -3...+1 градус булуы көтелә. Төбәкнең көньяк һәм көньяк-көнбатышында җылырак булачак.

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/30/196180/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев