Реклама
Җәмгыять
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
4 июльдә иртән һәм көндез һава шартлары начарлануы көтелә.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). 4 июльдә иртән һәм көндез Татарстан территориясендә яшен һәм көньяк-көнбатыштан секундына 16 метрга кадәр көчле җил көтелә. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татар-информ» агентлыгы яшен һәм көчле җил вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында язган иде.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/03/189221/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев