Татарстанда 30 градуска кадәр эссе булачак
Республикада явым-төшем көтелми.
(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Республика территориясендә явым-төшем көтелми, төньяк-көнчыгыштан салмак җил. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә төбәк буенча һава температурасы 11-16 градус җылы булуы көтелә. Көндез температура 25, 30 градуска кадәр күтәреләчәк. Республиканың көнчыгыш районнарында салкынчарак булачак.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/09/186006/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев