Татарстанда көмешкә сатучы хатын кызны хөкем итәчәкләр
Узган елда Кама Тамагы районында яшәүче хатын-кыз исерткеч эчемлекләр белән сату иткән өчен 15 мең сум күләмендә штрафка тартылган булган инде.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстанда көмешкә сатучы хатын-кызны хөкем итәчәкләр, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
2017 елның ноябрендә Кама Тамагы районында яшәүче 48 яшьлек хатын-кызны законсыз төстә исерткеч эчемлекләр саткан өчен җавапка тарканнар инде. Ул чагында көмешкә сатучы 15 мең сум штраф түләп котылган.
Быелның мартында контроль сатып алу вакытында хатын-кызны икенче мәртәбә тоткарлаганнар. Ул үз гаебен таныган.
Көмешкә сатучыга карата кузгатылган җинаять эше судка тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев