Татарстанда температурасы күтәрелүе көтелә
Республика буенча атмосфера фронты республиканың үзәк һәм көнчыгыш районнарына йогынты ясаячак.
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). 12 октябрьдә, республика буенча атмосфера фронты узачак. Ул явым-төшем, көчле җил һәм югары һава температурасы алып киләчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар сүзләренчә, нигездә ул республиканың үзәк һәм көнчыгыш районнарына йогынты ясаячак. Яңгыр явачак. Төнлә урыны белән томан төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, ә көндез - +7..+12 градус булачак.
Якшәмбе, 13 октябрьдә, һәм дүшәмбе, 14 октябрьдә, болытлы, җилле һәм яңгырлы һава торышы көтелә. Җил секундына 15-20 секунд тизлек белән исәчәк. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, ә дүшәмбе +6..+11 градус, дип фаразлый синоптиклар.
Сишәмбе, 15 октябрьдә, җылы һәм яңгырлы һава торышы фаразлана.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/11/195156/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев