Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда урып-җыю кампаниясенә 43 муниципаль районның 38е кушылган

Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 62,5 мең га мәйданнан суктырылган, бу фаразланганнан 4,4 процентны тәшкил итә.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы өч көндә урып-җыю кампаниясенә тагын 17 муниципалитет кушылды, шул исәптән Яшел Үзән, Питрәч, Чистай, Теләче һәм башка районнар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ведомствода билгеләүләренчә, республикада бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю эшенә хуҗалыклар көннән-көн күбрәк керешәләр, бүген республиканың 43 районыннан 38ендә урып-җыю эшләре бара.

Татарстан аграрийларына 1 млн 420,9 мең га мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алырга туры киләчәк «30 июльгә бу культуралар 62,5 мең га мәйданда суктырылган, бу фаразга карата 4,4 процентны тәшкил итә», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренә караганда, шул ук вакытта игеннәрне мәйданнарның 15 процентыннан һәм аннан да күбрәк җыеп алынган районнар да бар. «Бу - Нурлат, Әлки һәм Зәй районнары, аларда урып-җыю эшләре оешкан төстә бара һәм темплар югары», - дип ачыклык кертте Фәргать Зиннәтов.

30 июльгә Нурлат районы хуҗалыклары – 5,3 мең гектардан (әлеге культуралар мәйданының 16,5 проценты), Әлки районы – 5,38 мең гектардан (16 проценты), Зәй районы - 5,81 мең гектардан (15,3 проценты) бөртеклеләрне суктырган. Зәй районында бөртеклеләрнең уртача уңышы бер гектарга 45,8 центнер тәшкил итә – хәзерге вакытта бу республика буенча иң яхшы күрсәткеч.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенгә республика буенча 209,6 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык – бер гектардан 33,6 центнер. Шул исәптән 117,2 мең тонна көзге бодай (уртача уңдырышлылык – гектарга 35,7 центнер), 57,8 мең тонна арпа (34,8 центнер) һәм 18,9 мең тонна борчак (23,9 центнер) суктырылган.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/30/190681/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев