Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда водолазлар биш көн элек югалган балыкчының мәетен боз астыннан табып алган

70 яшьлек ир-ат Чулман елгасында Боерган авылы тирәсендә боз астына убылып төшкән.

 (Тәтеш, 26 ноябрь, Тәтеш таңнары). Татарстанның Тукай районында водолазлар югалган балыкчының мәетен боз астыннан табып алган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Узган җомгада Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 70 яшьлек ир-атның хатыны 20 ноябрь, сишәмбе көнне иренең Чулман елгасына Боерган авылы тирәсенә балыкка киткән булганлыгы һәм югалуын хәбәр итте”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Коткаручылар Чулманда эзләү эшләрен башлаган. Икенче көнне җирле балыкчылар югалган ир-атның балык тоту җайланмаларын тапкан. Бүген исә пенсионер баткан урыннан агым буенча аска таба 15 метр ераклыкта водолазлар аның мәетен табып алган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев