Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда юеш карлы яңгыр көтелә

Республика территориясендә шактый салкын һава торышы саклана.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә яңгырлар көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән юеш кар явачак. Көнбатыштан килгән циклонның тагын бер фронталь бүлеге явым-төшемгә сәбәпче булып тора. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә термометр баганалары республика буенча нуль градус тирәсенә кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы 4-9 градус җылы була. Шул ук вакытта көндез төбәкнең көньяк-көнбатышында калган җирләргә караганда җылырак булачак.

Татарстан синоптикларының якынча фаразларына караганда, пәнҗешәмбе, 10 октябрьдә, явым-төшем азрак булачак һәм урыны белән генә явачак. Җомга көнне, 11 октябрьдә, төньяк циклон үзе белән җил, кыска вакытлы яңгырлар һәм +7..+12 градуска кадәр җылы алып киләчәк.

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/08/194974/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев