Тәтеш районы башлыгы райондагы мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлый
21 апрель – Ураза бәйрәме
(Тәтеш, 21 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов райондагы мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлый:
– Изге Ураза гаете уразаның төп дин кануннарын – рухи чистарынуны, шәфкатьлелекне, игелекле эшләр башкаруны гәүдәләндерә. Әлеге кыйммәтләр нинди диндә, карашта, милләттә булуга карамастан, барлык кешеләргә дә бертигез якын һәм аңлаешлы. Ул дуслыкка, игелеккә һәм кеше хәленә керә белүгә, мохтаҗларга ярдәм итүгә этәргеч ясый, тынычлык һәм татулык нигезе булып тора.
Ураза бәйрәме безнең йортларга җылылык һәм уңайлылык, иман нуры һәм күңел тынычлыгы китерсен. Һәр кешенең тормыш юлы игелекле эшләр һәм гамәлләр белән тулы булсын. Сезгә сәламәтлек һәм бәхет, барлык игелекле эшләрдә уңышлар, тынычлык һәм җитешлек телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев