Тәтеш районында ел саен “Иң яхшы комбайнчы” исеменә ярыш оештырыла
Уңышны җыеп алу-2022дә ирешкән уңышлары өчен комбайнчыларны район башлыгы Рәмис Сафиулловның Рәхмәте һәм акчалата премия белән бүләкләү дәвам итә.
(Тәтеш, 26 август, “Тәтеш таңнары”). “Р. Г. Сафиуллова” авыл хуҗалыгы предприятиесеннән Геннадий Куприянов һәм “Маяк”тан Фәрит Сәйфетдинов уңыш-2022дә игеннәрне урып-җыюда ирешкән уңышлары өчен атна башында Рәхмәтләр алдылар. Алар янында кырда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев булды һәм ул аларга район башлыгы исеменнән лаеклы бүләкләрен тапшырды.
Геннадий Анатольевич районда беренчеләрдән булып 1708 тонна ашлык суктырып, “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” дигән мактаулы исемнең хаклы рәвештә бирелүен тагын бер тапкыр дәлилләде.
– Комбайнда егерме ел эшлим, – дип уртаклашты ул. – Хәзерге кебек, мондый яңа төрлесендә, инде 15 еллап. Техника куәтле, бик яхшы, уңайлы, Әгәр көн кояшлы булса, уртача алганда 200 тоннага кадәр суктырам, иртәнге сәгать 6дан кичке 11гә кадәр эшлим, төшке ашны кырга китерәләр. Минутын да бушка уздырмыйбыз, һава торышы әйбәт булганда, урып-җыюны тизрәк тәмамлыйсы иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев