Тәтеш районында иртәнге сәгать 8дә сайлау участоклары ачылды
Татарстан Республикасында исәп буенча сигезенче тапкыр Россия Президентын сайлаулар башланды, алар 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Тәтеш районында иртәнге сәгать 8дә сайлау участоклары ачылды. РФ Президентын сайлауда беренчеләрдән булып газ хезмәткәрләре тавыш бирде.
Шулай ук беренчеләрдән булып Россиянең атказанган тренеры Сәгыйть Ибраһимов тавыш бирде.
РФ Үзәк сайлау комиссиясе дүрт кандидатны сайлауга кертте: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ) һәм бүген гамәлдә булган Россия лидеры Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев