Тәтешкә эш визиты белән ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов килде
Сәфәрнең максаты - «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәт коллективларының 2022 елгы эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында киңәшмә үткәрү.
(Тәтеш, 6 февраль, “Тәтеш таңнары”). Бүген Тәтешкә эш визиты белән ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов килде.
Сәфәрнең максаты - «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәт коллективларының 2022 елгы эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында киңәшмә үткәрү. 2023 елда янгын куркынычы һәм урман культурасы сезоннарына әзерлек барышы.
Киңәшмә администрация бинасында район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов катнашында узды.
Чара кысаларында район урман хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бүләкләү тантанасы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев