Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтешлеләр театрга барды

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасындагы тәтешлеләр мәдәни сәфәрдә булып кайтты.

Алар Ульяновск шәһәренә театрга барды.

– Спектакль башланыр алдыннан безне Бөек Ватан сугышы һәйкәлләренең тактиль модельләре күргәзмәсе көтте. Һәр экспонатны тотып карап булды. Бу вакытлар бәйләнешен яңача тоярга һәм батырларга хөрмәт күрсәтергә мөмкинлек бирде. Мондый модельләр ярдәмендә тарих һәркемгә якыная һәм аңлаешлырак була бара. 

Спектакль безнең күңелләрне кузгатты. Яшьлек, дуслык һәм сугыш турындагы тарих, приз­ма аша тифлокомментарийлар күрсәтелеп, үзенә бертөрле төсмер алды. Декорацияләрне җентекләп тасвирлау, актерларның эчке тойгылары һәм сәхнә мохите күренешне бирелеп карарга җәлеп итте.

Безгә, сәламәтлекләре буенча мөмкин­лекләре чикле кешеләргә, сизгерлек, осталык күрсәтүләре бик сөендерә һәм театр хезмәт­кәрләренең инклюзив культурасын үстерүгә керткән мөһим өлешләре  соклану уята. 

Тифлокомментарийлар өлкәсендә иң яхшы белгечләрнең берсе Гөлүсә Закирова үзенең осталыгын күрсәтте һәм аерым өлешләргә аеруча да игътибар итте. Күргәзмәне оештыручылар – Ульяновск махсус китапханә хезмәткәрләре чын мәгънәсендә тарихка кагылырга ярдәм иттеләр. Сәфәребезгә район хакимияте ярдәменнән башка бара да алмаган булыр идек. Мәдәни чарада катнашучылар хыялыбызны тормышка ашырырга ярдәм итүчеләрнең барысыннан да һәрьяклап кайгырту һәм булышлык тойдылар, – дип уртаклашты Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк оешмасының Тәтеш җирле оешмасы җитәкчесе Екатерина Деревенская.

фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев