Тәтешлеләр «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар
Төрле яшьтәге шәһәр халкы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабызып, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
(Тәтеш, 22 июнь, «Тәтеш таңнары»). Кичә, Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, тәтешлеләр "Хәтер шәме" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева үз чыгышында 1941-1945 елларда Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклаган һәр солдатның батырлыгының мөһимлеген, шулай ук бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгын билгеләп үтте.
Төрле яшьтәге шәһәр халкы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабызып, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев