Тәтешлеләргә эш тәкъдим итәчәкләр
Эшкә урнаштыру ярминкәсе эш бирүчеләргә һәм кирәкле эш эзләүчеләргә ярдәм итәчәк.
– Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе төбәк этабы җомга көнне, 17 апрельдә, 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр Азатлык урамы, 45нче йорт адресы буенча узачак, – дип хәбәр итә ТР буенча Тәтеш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Альберт Абдурахманов. – Эш эзләүчеләргә район предприятиеләре һәм оешмаларының кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашу, хезмәт хакы һәм социаль гарантияләр турында белү, шулай ук әңгәмәләр узу мөмкинлеге булачак, мәшгульлек хезмәте белгечләре шулай ук үз консультацияләрен үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев