Тәтештә «Балкыш» - «Сияние» фестиваленең сайлап алу туры узды
Конкурста катнашучылар 5 жанрны сайлап алдылар.
Тәтеш районы мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» - «Сияние» IX Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең сайлап алу туры узды.
Конкурста катнашучылар 5 жанрны сайлап алдылар: ялгыз җырлау; вокаль ансамбль; хор коллективлары; фольклор коллективлары; сәнгатьле сөйләү.
Үзешчән артистлар жюри һәм тамашачыларны үзләренең иҗади рухлары белән сокландырлылар.
Зональ турга 10 иҗади номер үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев