Тәтештә «Яңа ел мозаикасы» бәйрәм программасы узды
Район мәдәният йорты бинасы янында «Яңа ел мозаикасы»бәйрәм программасы узды.
Якынлашып килүче бәйрәм белән тәтешлеләрне һәм шәһәр кунакларын район башлыгы урынбасары Евгений Курков котлады.
Үзешчәннәр музыкаль номерлары белән халыкны сөендерделәр, балалар Кыш бабайга һәм Кар Кызына шигырьләр сөйләделәр.
Бәйрәм программасы кысаларында Иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Номинацияләрнең берсендә Монастырский авылыннан ирле - хатынлы Мамшов-Тимариннар җиңүче булды.
- Ел саен, 10 ел дәвамында конкурста катнашып, сигез тапкыр җиңүче булдык, ике тапкыр икенче урынны алдык, - дип уртаклашты Юлия Тимарина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев