Тәтештә стендка ату буенча бөтенроссия ярышлары башланды
Бүген Тәтеш шәһәренең ату стендында стендка ату буенча зур ярышларны ачу тантанасы булды.
Илнең иң яхшы спортчылары 21 - 25 апрельдә җиңү өчен көрәшергә җыелды. Ачылу тантанасында катнаштылар: Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТРның ядрә һәм стендка ату федерациясе президенты Сергей Демин, Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Садриев, 2000 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры (Сидней), күп тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы Светлана Демина, спорт әзерлеге үзәге директоры Альберт Баһаветдинов, стендка һәм ядрә белән ату буенча ДБУ ДОД РСШОР филиалы директоры Андрей Кушагин.
- Мондый ярышлар — медальләр өчен көрәш кенә түгел, тәҗрибә уртаклашу, спортчыларның үсеп килүче буыны өчен яңа танышулар һәм илһам чыганагы алу, — дип билгеләп үттеләр дәрәҗәле кунаклар. Биш көн дәвамында тамашачыларны мавыктыргыч стартлар, көчле хисләр һәм, әлбәттә, җиңүләр көтә!
Спортчыларыбызга бергәләп җанатыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев