Тәтештә Татарстан Республикасы көненә һәм Шәһәр көненә багышланган чаралар булды
Шәһәр стадионында кунакларны зур бәйрәмгә җәлеп итеп, татар, рус, чуваш һәм мордва телләрендә җырлар яңгырады.
(Тәтеш, 2 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).
Парк буйлап төрле мәйданчыклар оештырылган иде, анда һәркем, нинди яшьтә булуына карамастан, күңеленә хуш килгән шөгыльне таба алды. Мастер-классларда Татарстан әләмен, “Тәтеш-2022” сурәтен, уенчыклар, открыткалар, курчак-бөтиләр, чүлмәк әйберләре ясарга мөмкин булды. Спорт яратучылар өстәл теннисына җыелдылар, акыл уенын үз итүчеләр урамдагы шахмат сыннарында сәләтләрен сынадылар. Ял итүчеләргә “Тәтеш – борынгы шәһәр” әдәби-танып белү программасында шәһәребез тарихына кагылышлы сорауларга җаваплар әйтү тәкъдим ителде. Районда яшәүчеләр һәм кунаклар бәйрәмнең истәлеге булып калсын өчен, “Мин Тәтешне яратам” фотозонасына килделәр.

Стадион сәхнәсендә җирлекнең иҗади коллективлары һәм чакырылган артистлар катнашында “Шөһрәт казан, борынгы шәһәрем! Чәчәк ат, республикам минем” дип исемләнгән концерт программасы Шәһәр көнен бәйрәм итәргә җыелучыларны матур җырлары белән рухландырды.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов тамашачыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
– Шәһәребезнең ничек итеп алгарышлы үсеш алуын күрәбез, – дип билгеләп үтте ул. – Ел саен урамнар да, парклар да яңара, социаль көнкүреш объектлары ремонтлана, моның өчен республикабыз Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка барлык тәтешлеләр исеменнән рәхмәт белдерәм. Шәһәр көне – ул барлык буын тәтешлеләрнең бәйрәме, гүзәл шәһәребезнең тагын да матурлануы өчен тырышып хезмәт куйган ветераннарыбызга аерым рәхмәт, алар матур традицияләргә нигез салучылар, без бу йолаларны дәвам итәбез һәм яшь буын алдында кече ватаннарының язмышы өчен җаваплылык эстафетасын кабул итү тора.
Бәйрәм уңаеннан оештырылган тантаналарда “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка кунаклар катнашты.
– Җир йөзендә кече ватаннан да кадерлерәк, гүзәлрәк һәм матуррак бернәрсә дә юк. Һәр кеше үзенең хезмәте, белеме, казанышлары белән туган якны торгызуга, үстерүгә чын күңеленнән үз өлешен кертә. Тәтеш районының тарихы вакыйгаларга бай һәм тирән эчтәлекле, аның биографиясенә бик күп гаҗәеп кешеләр үз исемнәрен язып калдырганнар һәм кече ватаннарына үзләренең хөрмәтен, ихтирамын керткәннәр. Яшеллеккә күмелгән Идел ярындагы чиста һәм уңайлы шәһәр беркемне дә битараф калдырмый, – дип мөрәҗәгать итте Әгъзам Самат улы.
Тантаналы чара кысаларында, туган якны үстерүгә зур өлеш керткән тәтешлеләр бүләкләнде.
Халыкның күмәк күңел ачуы концерт программасы һәм төрле утлар балкышындагы салют белән дәвам итте.
– Искиткеч чара, – дип уртаклашты шәһәрле Людмила Демидова. – Шәһәр көне минем өчен – үзенчәлекле бәйрәм. Тумышым белән мин Спас районыннан, биредә педагогия училищесында укыдым, монда яшәп тә калдым. Тәтеш йөрәгемә якын туган җиремә әйләнде, балаларым шушында туды, хәзерге вакытта оныкларым да бар. Әлеге гүзәл шәһәргә беренче тапкыр килүемә быел ярты гасыр була, һәм мин чын йөрәктән, һәм чын күңелдән аны елдан ел ныграк ярата барам.
Сишәмбе көнне, 30 августта, районда Татарстан Республикасы көненә багышланган төрле чаралар – патриотик акцияләр, спорт ярышлары, бәйгеләр, танып белү квестлары булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев