Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәтештәге 1нче урта мәктәп базасында берьюлы 50 кеше өч аудиториядә БДИ тапшырды

Безнең районда мәктәпне тәмамлаучы­ларның 70тән артык ата-анасы “Бергәләп тапшырабыз! БДИны ата-аналар белән тапшыру көне” Бөтенроссия акциясендә катнашып, үзләрен балалары урынында итеп тоя алдылар, аның оештыручысы – мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте.

(Тәтеш, 31 март, “Тәтеш таңнары”). Рус теле – чыгарылышлар аттестат алу өчен тапшыра торган мәҗбүри ике фәннең берсе. 

Ата-аналар имтиханына бер сәгать вакыт бүлеп бирелде, ә балалар өчен имтиханның дә­вам­лылыгы 3 – 4 сәгатьне тәшкил итә.  
Ата-аналар имтихан уздырылу пунктына кергәнче, чынбарлыктагы бердәм дәүләт имтиханындагы кебек, әйберләрен киемнәр элгеч бүлмәсендә калдырдылар һәм үзләре белән бары тик паспорт кына алдылар, һәркайсы тикшерү җайланмасы аркылы үтте.   

– Акция өчен БДИда катнашучыларга тәкъдим ите­ләчәк биремнәргә охшаш имтихан эшләренең кыскартылган төре әзерләнелде, – дип аңлатты  сынауга ке­рүчеләргә районның мә­гариф бүлеге начальнигы урынбасары Дарья Ромашкина. – БДИны уңышлы тапшыру өчен балага мәктәп биргән гаять зур белем белән килү генә җитми әле. Биредә баланың шулай ук психологик халәте дә, хис-кичерешләр уңайлылыгы да, тынычлык һәм этәргеч тә зур әһәмияткә ия. Бу очракта гаиләнең роле бәяләп бетергесез. БДИга психологик әзерләнүгә, үз көченә ышанычлы, тыныч булу кирәклегенә балага ата-аналардан башка тагын кем ярдәм итсен, чөнки имтихан тапшыру бала өчен – зур стресс.  

Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева, ул шулай ук чарада катнашты, әлеге акция олыларга үзләрен бала итеп тоеп карауның бердәнбер мөмкинлеген бирә, дип билгеләп үтте һәм ата-аналарга чыгарылышларның тормышларындагы җиңел булмаган этапларның бер­сендә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. 

Ата-аналар теркәлү узгач һәм аудиториягә кергәч, оештыручылар инструктаж үткәрделәр, контроль-үлчәгеч материалларын (КҮМ) бастырып чыгардылар һәм күчермәсен ясадылар. Сынауга керүчеләр аларны тутыру бланклары белән бергә алдылар. 

Имтиханнан соң ата-аналар үз эшләрен шунда ук экспертларга – рус теле укытучыларына тапшыра алдылар, алар андагы биремнәрнең дөрес эшләнгәнме-юкмы икән­леген тикшерделәр, кемдер КҮМын үзе белән алды. 

– Балабыз быел БДИ тапшыра, бу минем тормышта беренче тапкыр килеп туган хәл, бу хакта беркайчан да күзаллаганым юк иде, – дип уртаклашты имтиханнан соң телефон аркылы шәһәрле Екатерина Потапова. – Мин борчылдым, хәтта бланк тутырган вакытта гына да ялгышлык җибәрермен дип курыктым. Җаваплы чара.  Беренче өлешен – җиде биремнең барысын да эшләдем, аннары инша иде, аны да яздым. Сынау биргән кәгазьләрне өйгә алып кайткач, улым беренче биремдә минем бер хатамны инде тапты. Улым Данил гел бишлегә укый, шулай булса да борчыла, мин аңа моның бернинди дә куркырлыгы юк, дип аңлаттым, барысы да уңышлы булачак, кирәкле күләмдә баллар җыячаксың һәм хыялланган уку йортына укырга керәчәксең, дип ­рухландырдым.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев