Тәтшштә “Бөек Җиңүнең яшь геройлары” муниципаль конкурсының мәктәп театры күренешләре күрсәтелде
Анда алты команда катнашты.
Район мәдәният йорты сәхнәсендә Ватан Геройлары көненә багышланган “Бөек Җиңүнең яшь геройлары” муниципаль конкурсының мәктәп театры күренешләре күрсәтелде.
Анда алты команда катнашты. Укучылар: 1 - 4 нче сыйныфлар, 5 – 11нче сыйныфлар ике яшь категориясендә чыгыш ясадылар.
Катнашучылар театраль куелышлар ярдәмендә үз яшьләрендәге балаларның тормышы, Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыклары турында сөйләделәр. Конкурсның муниципаль этабы йомгаклары буенча кече яшь төркемендә Кече Шәмәк мәктәп-балалар бакчасы укучылары җиңүче булдылар. Өлкән яшьтәгеләр төркемендә өченче урынны Байраш төп мәктәбе һәм Килдеш урта мәктәбе алды, икенче урынны Бидәңге төп мәктәбе һәм кадет мәктәп-интернаты яулады, беренче урынга Урюм урта мәктәбенең яшь артистлары лаек булды.
Җиңүчеләрне дипломнар, бүләк сертификатлары һәм татлы призлар белән билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев