Техника белән кызыксыналар
Район укытучылары балаларның техник иҗатын үстерү эшчәнлеген оештыруның төп нигезләре белән таныштылар.
Балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә педагог Александр Петрунин җитәкчелегендә пенопласттан иң гади авиамодель әзерләү буенча чираттагы мастер-класс уздырылды. Бидәңге төп, Киртәле һәм Урюм урта мәктәпләренең технология укытучылары һәм укучылар методик киңәшләр алдылар. Хәзер алар иҗат берләшмәсе эшенең эчтәлеген үзләре дә билгели, техник юнәлештәге массакүләм чараларны үткәрә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев