Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Теләгем шул: алдырыгыз, укыгыз!”

2026 елның 6сыннан 16 апреленә кадәр ташламалы абунә ункөнлеге узачак.

Байраш авылында яшәүче Миләүшә Гайфуллинаның “Тәтеш таңнары” газетасы белән дуслыгы яшьлек елларыннан ук башланган. 

– Ул вакытта газета “Авангард” исеме белән чы­га иде. Исеме үзгәрсә дә, асылы шул ук калды: аны инде күп еллар буе яратып укыйм, һәр­вакыт алдырып барам. Газета битләрен­дә рай­оныбызның барлык яңалыклары белән танышып була, – дип сөйли Миләүшә ханым. 

Аның әйтүенчә, ул хәзерге вакытта мәдәният йортында җыештыручы булып хезмәт куя. Мәдәни, иҗтимагый чаралар күңеленә хуш ки­лә икән. Элек озак еллар җир­лек фермасында сыер савучы булып эшләгән. Эштән кайтышлый почта әрҗәсеннән газеталарны алгач, иң беренче итеп район басмасын ачып карый торган булган. Ул чакта Миләүшә ханым җирлектәге һәм күрше авыллардагы колхозларның күрсәткечләрен карарга яраткан. Язгы чәчүдә тракторчыларның, көзге уңыш өстендә комбайн­чыларның, тырыш сыер савучыларның хезмәт уңышлары турында үткән елларда да, хәзер дә яратып укыйм, ди тугры абунәчебез.

– Бүгенге көндә га­зе­та­да махсус хәрби опе­ра­циядә катнашучы авыл­дашларыбыз, якташ­ларыбыз турындагы мәка­ләләрне зур горурлык һәм кызыксыну белән күзәтеп барам. Моннан тыш, бакчачылык һәм са­ту-алу мәгълүматлары да безнең өчен бик мөһим һәм кирәкле.

Район газетасын китап­ханәгә төшкәч тә алып ка­рыйбыз. Андагы язмалар буенча бергәләп фикер алышабыз. Байраш халкы “Тәтеш таңнары”н яратып укый. Әлегә язылмый калган кешеләргә теләгем шул: алдырыгыз, укыгыз! Бик мөһим мәгълүматлардан, кызыклы язмалардан мәх­рүм калмагыз. Район га­зетасы киләчәктә дә һәр йортка килеп торсын! – дип билгеләп үтте Миләүшә Гайфуллина. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев