Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тернәкләндерү мәктәбе һәм “Караучы” хезмәте турында

Халыкка комплекслы социаль хезмәт  күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге белгечләре  “Демография” илкүләм про­­­ектының  “Өлкән бу­ын” төбәк проекты кысаларында  өлкән яшь­тәге гражданнар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чик­лән­гән кешеләр өчен озак вакытка каралган чаралар үткәрәләр.

(Тәтеш, 27 май, "Тәтеш таннары"). Комплекслы программа гаиләне тәрбияләү, өйгә барып социаль хезмәт күр­сәтү,  ярымстационар һәм стационар формада медицина ярдәме күрсәтеп, караучы һәм патронаж җәлеп итеп яр­дәм күрсәтә.

– Яңа алым кертелә: әгәр элек ярдәм күрсәтү га­риза буенча булса, хә­зер ул ачык формада. Озак вакытлы карау системасында социаль яклау һәм сәламәтлек сак­лау оеш­маларыннан тыш, социаль иминият фонды, пенсия фонды, волонтерлар, белем бирү оешмалары, чит кеше каравына мохтаҗ гражданнар, дәүләтнеке булмаган оешмалар катнаша, – дип билгеләп үтә Тәтеш районының социаль як­лау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова.

Мәсәлән, кеше табиб­ка килгән. Кабул итү барышын­да “Яшь ­комачау­ла­мый” дигән анкета туты­­ры­ла. Әгәр аның нәти­җәләре буенча бал­лар суммасы 3 һәм аннан күбрәк  булса, пациентка өйдә социаль хезмәт күрсәтү тәкъ­­дим ителә. Әгәр кеше ри­за булса, социаль яклау бүлегенә медицина оеш­масы тарафыннан граж­данинның тор­мыш эш­чән­леге чик­ләү­ләре турында белешмәләрне һәм карауны оештыру буенча тәкъдимнәрне тапшыруга ирекле рәвештә ризалык тутырыла. Ха­лык­ка социаль хезмәт күрсә­түче “Тәтеш балкышы” үзәге белгечләре тарафыннан озак вакытлы ка­рау системасы кысала­рын­да берничә чара үткә­релә һәм билгеле бер хез­мәтләр тәкъдим ителә. Тер­нәкләндерү һәм карау мәктәбенең максаты булып каты авыручы кешеләрнең туганнарына, караучыларга аларны дөрес тәрбияләүне өйрәтү. Моның өчен “Тә­теш балкышы”нда махсус җиһазландырылган каби­нет бар, анда тер­нәк­ләндерүнең ­техник ча­ра­ларын күрсәтү бе­лән дәресләр үткәрелә. Биредә авыру кешеләргә яки савыгу чорында (3тән 6 айга кадәр) ходункилар, култык таяклары, инвалид коляскалары бирелә.

– 2020 елның августыннан “Караучы” хезмәте кертелде, аның ярдәмендә Тәтеш районының ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге, даими рәвештә чит кеше ярдәменә мох­таҗ булган 5 кешене карау тәэмин ителде. 2021 елның маеннан әлеге хезмәт тагын ике өлкән яшьтәге ­гражданга күрсәтелә, – ди Ольга Алексеевна.

Халыкка социаль хезмәт күр­сәтүче “Тә­теш балкышы” үзәге базасында план­лы һәм ашыгыч чыгу өчен мобиль бригада оештырылган, шул исәп­тән рай­онның ерак пунктла­рына бару өчен.
–  Әгәр дә сезнең ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшь­тәге гражданнар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкин­лекләре чикләнгән кешеләр турында мәгълү­матыгыз булса, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итегез, – дип сүзен йомгаклады Ольга Алексеевна.

Бүгенге көндә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан 128 граждан өйдә социаль хез­мәтләр ала, шуларның 28е озак вакытлы карау сис­темасында. Аларга, участокларга бүленү нигезендә, гомумтәҗрибә табиблары ай саен медицина ярдәме күрсәтүнең (айга кимендә бер тапкыр) графикларын тутыралар. Әлеге гражданнар расланган гра­фик нигезендә атнага 7дән 28 сәгатькә кадәр, карау дәрәҗәсенә карап, социаль хезмәтләр ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев