Тәтешлеләрне җиңеп булмый!
Тәтеш электр челтәренең укыту-өйрәнү полигонында "Сетевая компания" ҖЧҖның 2012 ел бүлгеч челтәрләренең иң яхшы электромонтерлары" исеменә республика ярышы узды.
Тәтештә 2008 елда узган әлеге дәрәҗәдәге ярышта катнашып безнең энергетиклар җиңгәннәр иде инде. Һәм менә кабат республиканың иң яхшы энергетиклары бездә җыелдылар. Ярышны ачканда район башлыгы урынбасары Александр Дубровский барсына да сәламәтлек һәм уңышлар теләде, ә тәтешлеләргә өстәп җиңү дә.
Безнең команда өчен тәҗрибәле энергетиклар: мастер Валерий Сурков, диспетчер Марат Ибәтуллин, электромонтерлар Владимир Сомов, ул инде 24 ярышта катнашкан, һәм Николай Коробов, үзенең компаниясе өчен беренче тапкыр ярыша, чыгыш ясадылар. "Шулкадәр борчылам, хәтта будильниксыз да уянам", - ди яңа гына эшли башлаучы. Ә Владимир Соколов: "Һәрбер ярыш - ул беренче чиратта, үз-үзең, дулкынлануың белән көрәш", - дип өсти.
Жирәбә салу нәтиҗәсендә безнең бригадага соңгы, тугызынчы сан эләкте. "Әмма актыктан беренче, димәк, без җиңәргә тиешбез", - дип үз-үзләрен тынычландырдылар. Беренче этап. Теория. Гамәлдәге кагыйдәләрне, инструкцияләрне белү буенча алты мең (!) сорау - хәтта студент та дәүләт имтиханына бу кадәр әзерләнми. Имтиханда шуларның кайсы иллесе эләгер икән?
Теориядән практикага күчәбез. Һәм монда көтелмәгәнлек: гадәттән тыш хәл! "Кеше" эш барышында көчәнешкә эләгеп, таянычка эленеп кала... Тәтешлеләр иң яхшы нәтиҗәне күрсәтәләр: тиз арада җиргә тоташтыралар, терәккә менәләр һәм зыян күрүчене саклык белән җиргә төшерәләр. Хәлен тикшерәбез. Пульсы юк. Клиник үлемне раслыйбыз! Бу өйрәнү макеты гына булса да, ләкин ул кискен хәлне үзгәртми. Бригада манекенны терелтергә юнәлде. Йөрәгенә массаж ясау, ясалма сулыш, һәрвакыт йөрәк тибешен тикшереп тору. Илюшаның (энергетиклар курчакны менә шулай назлап атыйлар) күкрәгенә артык яки каты басым ясау - һәм аны тормышка кайтарып булмаячак. Исәптә һәр секунд. Һәм менә - могҗиза! Илюша исән. Әлеге уңыштан соң бригада һәр сорауга бер хатасыз җавап бирде, төрле хәлләрдә (суга бату яки исле газ белән исерү) ничек итеп беренче ярдәм күрсәтү. Нәтиҗәдә, үзләренең белемнәре һәм осталыклары аркасында тәтешлеләр көндәшләрен берничә дистә һәм йөзәр очкога артта калдырып, барлык командаларны да гаҗәпкә калдырдылар.
Калган өч этап - техник, эш вакытында осталыгыңны һәм җитезлегеңне күрсәтүдә безнекеләргә тиңнәр булмады. Әмма янгынны сүндергәндә, соңгы этапта, һәр адымнарын аңлату белән мавыгып китеп, безнең бригада вакытка сыешып бетмәде, һәм үз чиратында штрафка китерде. Әмма көндәшләргә бу гына ярдәм итмәде - тәтешлеләрне инде куып тотып булмый.
Нәтиҗәдә, 87 очкога узып киттеләр. Пьедесталның иң югары баскычына безнең Валерий Сурков һәм Николай Коробов, Владимир Сомов һәм Марат Ибәтуллин (рәсемдә сулдан уңга) күтәреләләр. Алар алтын медальгә, күчмә кубокка һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Валерий шулай ук бүлгеч челтәрләрен эксплуатацияләү буенча иң яхшы мастер дип тә танылды.
Яңа гына эшли башлаучы электромонтер Николай үзенең хис-тойгыларын яшерми: "Әлеге җиңүне үземнең 50 яшьлегемә багышлыйм", - ди ул. Берникадәр вакыттан соң аның кепкасына "Беренче урын" дип язып утыруын күрдем. Алар, һичшиксез беренче, ул бу кепкасын истәлеккә оныгына бүләк итәр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев